Search is not available for this dataset
id
stringlengths
5
6
word
stringlengths
0
121
definition
stringlengths
0
34.5k
13209
бөр-ү
«собирать в складки и стягивать; затягивать» ~ чув. пĕр- [пөр-] < гом. кыпч., уйг. диал., як. бүр- «бөрү; чәңгәлләре белән тотып, эләктереп алу (ерткыч кошлар тур.)», алт. диал. пүр- «бәби биләү, төрү», угыз. бүри-, бүрә- > ком. бүре - «бөреп тегү» ~ аз. бүз- , төр. büz- «бөрү». М. Рясянен (Räsänen 1969: 92) һәм Э.В. Севортян (ЭСТЯ II: 296–298) бу сүзне госм., кр.-тат. бүри- «каплау» ~ монг. бүри- «каплау, бөркәү» һәм бөркә-ү < бүркэ- сүзләре белән бергә карыйлар, әмма без монда төптәнге аерма күрәбез: «бөркәү» һәм «бөрү» бер-берсенә охшашмаган хәрәкәтләр. Чаг. ш. ук як. (Пекарский 582–590) бүй- «бөре», кырг. бүйүр- «бөрештерү, бөрү» ( бөр- < бүр- < бүйүр- ?). К. ш. ук Федотов I: 421. Бөр- < бүр- продуктив нигез: бөрел-ү, бөреш-ү (бу юн. формасы үзе аеруча продуктив нигез) һәм бөрем, бөреш «күлмәк бөрмәсе»; бөрмә < гом. кыпч. бүрмэ (шунысы кызык ки, аз. бүзмәк «бөрү», ләкин бүрмә «бөрмә»: сүз нигезе эчендә элекке, беренчел аваз саклануның ачык мисалы), шуннан тагы бер төркем сүзләр ясалган: бөрмәкәй (к. ЗДС: 133), бөрмәлә-ү, бөрмәле, бөрмәч, бөрмәшкә һ.б.).
17565
өрет[өрөт]
диал. (Исәнбәт II: 297) «потомство» ~ башк. (БҺҺ III: 150) өрөт «орлык» < үрүт бор. үр «орлык» сүзенең бор. күп. формасыннан, к. Өрән, Өрек.
19717
тумырка
(ДС I: 190) «дятел» ~ башк. тумыртқа < (алт.) томуртка id. томур- «агачны чәрдәкләү» сүзеннән. К. Тумран .
20053
упрак: упрак-чапрак
(дигән парлы сүздә) «лохмотья, старая одежда и т.п., употребляемая для накидывания на скот в стужу и т.п.» К. чыгт., үзб. (Будагов I: 192) упрак, уфрак «ертык кием-салым» ← бор. төрки (ДТС: 368) opraq, orpaq, ofraq «иске-москы» ← бор. төрк. opra-, obra- > чыгт. обра- , кр.-тат. упра- «ерткалану, өзгәләнү, кискәләнү (кием тур.)». Räsänen 1969: 363 (тагын төрле төрки телләрдән параллельләр китерә). КБ телендә обрақ, упрак «обмундирование» мәгъ. кулланылган. Кайбер бор. телләрдә (куман. һ.б.) opraq «гомумән кием, кием өлеше». Бор. төрки телләрдән бу сүз бүтән телләргә дә кергән, мәс., венг. apro «кием өлеше».
14283
ил
«страна», диал., фольк. «деревня, село» (ЛТ I: 77; ДС III: 59–60) «мир, мирно, дружно», (Тумашева 1992: 54) «народ, племя» > мар. эл < гом. кыпч., гом. төрки эл , аз. әл , угыз. ил , или «ил; халык» (к. Будагов I: 203–204; Радлов I: 803, 805; ЭСТЯ I: 339–343). К. ш. ук Мухамедова 1973: 94; Гумилёв 1993: 100–102; Ахметьянов 1989: 107. Ил сүзе (нәкъ тат. яңгырашта) б.э. кадәрге Үзәк Азия һуннары теленнән үк билгеле. Һәм шул чакта ук «төзек дәүләт, тыныч юл» мәгъ. булган. Тат. сөйләшләрендәге ил «тынычлык, иминлек» мәгъ. (дөнья хәлләре турында «илме – яумы?» дип сорау һ.б.) Урхун язуларындагы ил такы (тагы) ил болды җөмләсендә чагылыш таба. Тат. сөйләшләрендәге ил-көн «илдәге барча кешеләр җөмләсе (рус. население )», ил-күз «илдәге барча эшче көче (салым түләүчеләр)», ил-сү «дәүләтнең цивиль халкы һәм армиясе» сүзләре дә бор. төрки дәүләтләрдән килә. Болардан тыш, тат. һәм башк. телләрендә илү «волость, урта зурлыктагы административ берәмлек», иләү «җәмәга, община» һәм монг. теленнән кергән ил-ат (дөресе илят , илат – монг. «илләр») «илдәге барча халык» һ.б. дәүләтчелеккә даир сүзләр бар (к. аерым матдәләр). Ил < эл сүзе белән эвенк. илэ «кеше; кунак» сүзе чагыштырыла (ССТМЯ I: 311). К. ш. ук монг. ил «дус». Тат. телендә - дар фар. кушымчасы ярдәмендә илдар «иле булган кеше, ил гражданы» сүзе ясалган. Шундый эчтәлекле сүзне, кызганычка каршы, рәсми кулланышка һаман кертеп җибәрмибез. Борын-борыннан килгән илче сүзе кайбер чорларда «идарәче» мәгъ. дә йөргән. Аның төп мәгъ. «тынычлык яклы, тынычлык урнаштыручы». Бу сүздән илчелек һәм илчеханә сүзләре ясалган. Гомумән, сүзьясагыч нигез буларак, ил, эл төрки телләрнең барысында да киң кулланыла. Бу сүз үзе төркиләр белән күрше булган бик күп халыкларга (шул хисаптан мариларга да) үтеп кергән, һәм аның турында исәпсез күп мәкаләләр язылган. Ил – борынгы язмаларда ūл, эˉл озын сузык белән килә. Бу хәл ошбу сүзнең әүвәле озынрак бер сүздән кыскарып хасил булганлыгына ишарә итә кебек. Räsänen 1969: 39 (монда ике сүз кушылып киткән ди). Һиндстанның көньягында яшәгән дравид халыклары телендә ил «өй, йорт» дигән сүз. Ләкин бер генә иҗекле булуы сәбәпле, аның төрки ил белән бердәйлегенә инануы читен. Төрки халыкларның төп ватаны Инд дәрьясы буендагы Хараппа цивилизациясе (б.э.к. 3–2 меңъеллыклар) булган, шуннан анда һинд-европалылар бәреп кергәч, төркиләр төньякка качкан, дип уйларга мөмкин, әлбәттә. Хараппалылар шумерлар белән кардәш булган. Төрки-шумер сүз уртаклыклары шул юл белән аңлатыла ала.
16336
кыйпыл-у
«отколоться, отщепиться; рикошетировать» – к. Кыйпы-у. Кыйпыл дигән исем дә бар, шуннан киң таралган кыйпылчык сүзе килә.
13051
бирән
I«обжора» ~ башк. диал. биран, миран , мар., удм. (Гордеев I: 218) бирäн, бирен < болг. быйран, бŏйран id. *быйр, бŏйр < бŏһар «бугаз» сүзеннән, чаг. тат. диал. боғарлан- «күп ашау» (Ш. Маннур). Чаг. чув. пыр (пыйр), пур «бугаз; азык». Тат. бирәнең тыгылдымы дигәндә бирән «ачлык рухы». Чаг. Бир (шуның контаминацион тәэсире).
14241
игълан
«объявление» < гар. и‘лāн id. ← ‘лн «белдерү» тамырыннан. Дерив.: иск. игъланнамә; игъланлы һ.б.
16403
кыр
«поле – все то, что за населённым пунктом», диал. «то, что рядом; грань», в терминологии «поле»; в изафетных сочетаниях «дикий» > удм. кыр id. ~ чув. хир < болг. * һыйр > мар. ир id. (Идел-Урал телләрендә бу сүзнең мәгънәләре охшаш) < гом. төрки қыр (уйг. қир, қыр, хыр ) «кырый; сырт; кыраз, таулы дала, кыр; кешесез җирләр» > Д. болг. кър id. (гомумән бу сүз күп күрше телләргә күчкән). Төрки қыр, яз. монг. kira ~ эвенк. (тунг.) кира, қира һ.б. (күп вариантлар, к. ССТМЯ I: 397) «кыр; кырый» сүзе белән тамырдаш; чаг. ш. ук коми. кыр «калкулык, сырт, текә яр», мар. курук, кырык «таулык», эстон. kurak «калкулык» < бор. фин-угор kur «калкулык»; икенче яктан сугд. kĕrăn , авест. karana «як юнәлеш; кыр, яр»; шумер. kiru «тау». Будагов II: 42; Радлов II: 734; Мурзаев 1984: 327–328; ЭСТЯ VI: 225–227; Федотов II: 249–350 (бик кыска). Тат., башк. қыр бик продуктив тамыр, к. Кыра, Кырагай, Кыраз, Кырач, Кыргак, Кыргый, Кырлан, Кырлык, Кыртыш, Кырый, Кырын.
12010
аймыл: аймыл бул-у
«разминуться, не встретиться в предполагаемой точке» ~ чув. аймăл, уймăл, мар. аймыл, удм. аймыл, аймыш id.; тат. диал. аймы-л-у , удм. аймыланы «очрашалмау». Удм. материалы күрсәткәнчә, аймыл-у, айма-, аймы- дигән төп фигыльнең төш. юн., аның аймын-у, аймы-ш-у, аймы-т-у дигән юн. формалары да булган; чыннан да андый фигыль табыла: тув. айма- «мәрәйгә тимәү, сибелү», хак . аймас - «урыныннан кубу, юлдан чыгу», аймах «төрле». Тат. аймылыш «очрашалмау күренеше» аймыл-у фигыленнән. Идел-Урал регионыннан тыш бу сүзләр сирәк очрый. К. Федотов I: 271.
14174
зимагур
«рабочий-сезонник; бродяга» ~ мар., удм., рус. диал. зимагор – иске тат. зинахур < фар. зинāхōр «әрәмтамак зиначы» (зина кылу һәм сукбайлык икесе бер тактага куелган, чаг. ш. ук Бабүл ). Зимагор яңгырашы рус телендә килеп чыккан. Этимология бүтәнчә дә булырга мөмкин.
14828
камчау
I [қаºмчаw] (ТТДС I: 191), камасау (БТДҺ: 184), «гангрена; экзема; рожа (разные кожные болезни)» ~ чув. хунчав < хончав < *каңчаw ~ төркм. камчав, камчов, гамчав «камчау; күз чепиләнү һ.б.ш.» < бор. төрки (ДТС: 415) qamčïγu > алт. қамчуу, канчу, камча, камҗа һ.б. id. (к. ЭСТЯ V: 246–247, гомумән материалы ярлы). Тат. камчау, камачау үләне (ТТДС I: 595) – камчау чирен шул үлән (ярут, тайтояк һ.б.) белән дәвалау нигезендә туган атама. Чир үзе якын кардәшләр җенси кушылудан (инцест) дип исәпләнгән. Камчаw гомуми фонетик закончалык буенча < * қамчағ-у яисә қамча-ғу нигезеннән, к. бур. хамшаг «камчау, эпидемия», монг. хамшиг (> тув. хамчык ) «үләт» ← * қам тамырыннан, к. калм. ham ~ гам «маңка авыруы; мал үләте», бор. монг. xama- < qama- кама-у «кычулы булу, чирләү» һ.б. Чаг. Канча-у . Рус. (XV г. билгеле) камчуг, камачуга «төрле чир, тырнак чирләре» тур. Аникин: 252 (бу бапта арытабангы әдәбият күрсәтелә). Камчау ~ камачау бер яктан, камаш-у (к.), икенче яктан, комачау (к.) сүзе белән баглы булырга тиеш. Ләкин моны эзлекле рәвештә исбат итү кыен – баглавыч материал җитенкерәми. Чаг. Каңчаш-у .
12410
әҗәл,
себ. тат. әцәл «смерть, преставление» ~ чув. ичел, мар. äзäл, äзьäл, äжьäл, удм. эзель «смерть; судьба», гом. мөселман төрки әҗәл < гар. äҗäл «әҗәл, бүлҗәл, мөтдәт; ара».
16218
күрген
(ЗДС: 356–357) «смотрины невесты», күргелек, күремлек, күремнек, күрендерү, күренеш, күренте, күрентелек һ.б. «знакомство с невестой», күреш (ЗДС: 356–357) «знакомство невесты с соседями» һ.б. ~ кырг., алт. (Будагов II: 412) кöрүмдүк, төр. görümlük, güzgörümlüğü, göstergi һ.б, бор. төрки körgülük «кәләш ире өенә тәүләп кергәндә иренең кардәшләре бирә торган бүләк». Күремдек, күрендек ~ каз., кырг. һ.б. кöрүмдүк, кöрүндүк дип яңа туган бәбине күрергә, танышырга – «бәби туена» алып киленә торган бүләкләрне дә атыйлар. Болар барча төрки телләрдә бик бай булган туй терминологиясеннән үрнәкләр генә. Монда һәртөрле мәгънәви нечкәлекләр күзәтелә. Барысының да тамыры кöр-, бор. төрки kör- ~ угыз. гöр- «күрү». К. ш. ук Будагов II: 151; ДТС: 319.
16011
кутан
Iдиал. (к. мәкаль: Кутанда кучкар булмаса, кутырлы кәҗә баш булыр ) «ограждённый глиняным забором двор, карда в степи» < каз., уйг., чыгт. қотан, к.-балк. қодан, тунг., кырг. қотон , уйг. қотоң, қатаң , як., тув., монг. хотон, хото, хот «кутан, ныгытма, ныгытылган йорт» – бик бор. сүз, к. кор. kot «мәйдан, урын», айну. kotan «авыл»; чаг. чув. хÿте «кәртә, киртә», хÿтер- «киртәләү», хÿтеле- «яклау»; рус. диал. хатон, хотон «сыер абзары» (монгол телләреннән, к. Аникин: 623); к. ш. ук Будагов II: 70; Радлов II: 602; Номинханов 1975: 234; ССТМЯ I: 418–419; ЭСТЯ VI: 83–84; Räsänen 1969: 284 (фин. kota «куыш, алачык» сүзен дә терки).
20673
чан
«чан, большая кадка» > чув., рус., морд. чан, мар., удм. чан, чаң, мар. диал. цаң < кыт., кор. (Ramstedt 1949: 21; Gabain 1950: 307) čan «чиләк, чүлмәк», к. ш. ук яз. монг. (Поппе 1938: 435) čun «чан». Рус этимологиясендә чан бор. рус. дшанъ «такта кисмәк» сүзеннән дип карала һәм тат., чув. һ.б. чан , як. чаан «чан» рус. теленнән алынма диелә, к. Федотов II: 389–390. Ләкин бор. төрки (ДТС: 138) čan «чан» < кыт. * čan , хәз. кыт. чжань «купы». К. ш. ук Чанак.
15232
кәп
IIдиал. «вместилище; оболочка» ~ кырг. кеп (кэп) «форма; маска; кием». Дерив. (ЗДС: 291) кәпцек «мешочек». Күп сөйләшләрдә кәплә-ү, киплә-ү «тышлау, япкалау, формасына китерү» һ.б. Бу кәп ~ кап тамыр сүзе тат. һәм. гом. төрки лексикада күп тапкырлар очрый һәм гомумән күп телләргә таралган халыкара сүз булса кирәк. К. Кәбәк ~ кибәк, Кәбән ~ кибән, кәбәнәк ~ кәпәнәк, кәбәрә ~ кәвәрә, кәперән ~ кипрән, кәпәрен-ү, кәпер, кәпле һ.б.
14847
канҗыга,
диал. (Тумашева 1992: 118) қанцыға «торока (шнур, прикреплённый к седлу для привязывания вьюка, сумки и т.п)» ~ башк. қанйыға , кырг., госм. қанҗыға , каз., к.-калп. қанжыға , чыгт. қанҗуға < бор. төрки, монг. γan ǯ urγaj (> хәз. монг. ганзега ) кантар IV (к.) белән тамырдаш; к. ш. ук алт. кандьыга, кандьага, канйага , аз. ғанжыға һ.б. «канҗыга, кантар». Räsänen 1969: 230–231; ЭСТЯ V: 254–255; ССТМЯ I: 139. Рус. гандзагай (< монг.) «канҗыга» тур. Аникин: 163. Канҗыга сүзе төрки телләрдән күрше телләргә дә кергән.
18096
санҗаг
(ДС II: 163), санчақ (ТТДС II: 263) «брошка» << аз. санҗаг id. Китаби телдән. К. түбәндәгене.
13604
да’мка,
себ. тамка «дáмка, фигура в игре в шашки, вышедшая на последнюю горизонталь противоположной стороны и обретшая способность проходить любое количество клеток доски по диагоналям», «игра в шашки». Бу сүз беренче карашка уйлаганча дама, дамочка «асылзатбикә» түгел икән, ә иске рус. дам < Европа телләрендә dam, tamm «шашка уены; дамка» < гар. тамм «тулы көчендә» (> тат. к. тамм ) сүзеннән икән. К. Kluge: 178. Ихтимал ки, рус. дамка сүзендә фар. таммгяһ «дамкагы чыгу, дамкага чыккан» сүзе чагыладыр (ягъни -ка монда кечерәйтү кушымчасы түгелдер). Бу сүз мисалында кайчакта чыгышы ачык-аян кебек булган сүзләрдә дә әллә нинди тарихи хикмәтләр була алуы күренә.
15886
кузга-у
диал., (Тумашева 1992: 136) қусқа-у «сдвинуть; беспокоить» > чув. хускав «хәрәкәт» нуг., каз., к.-калп. қозға- , кырг. қозғо -, алт. қосқа-, қосқо- id. кар., чыгт. һ.б. < бор. төрки qozγa- ~ иске монг. qorγa- id. (к. Поппе 1938: 199). Räsänen 1969: 285. Тат. телендә кузга-у үзе диалекталь сөйләмдә генә; гомумхалык телендә аның төш. һәм йөкл. юн. кузгал- һәм кузгат- ешрак кулланыла ( қозғал- һәм қозғат- барча кыпч. һәм уйг. телләрендә дә актив). К. ш. ук тат. әд. кузгалыш, кузгалан ~ үзб. кўзғалан, уйг. қозгалан «баш күтәрү, фетнә, революция». К. Кузгы-у. Будагов II: 80; ЭСТЯ VI: 21–22; Федотов II: 370.
17639
пальто, пәлтә
«пальто» ~ башк. диал. бальтә id. < рус. < фр., ахыр чиктә < исп. Фасмер III: 194, Kluge: 676. Дерив.: пальтолы, пальтосыз, пальтолык.
14147
зәмзәм
«святой источник в Мекке» (к. Будагов I: 606), «вода из этого источника», күч. «вино» < гар. зäмзäм id. (тәкълиди характердагы сүз).
17655
парлак
«блестящий, великолепный (о достижениях)» < төр., төркм., кар. (һ.б. угыз) парлақ id. ← парла- «ялкылдау, ялтырау», к. ш. ук себ. (Дмитриева 1981: 174) парлық-у «ялтырау, балку» ← (госм.) парыл «ялтырак»; тат. диал. (Сүнчәләй) парылда- «ялтырап җилфердәү», госм. пар, пäр дөрләүгә тәкълит, «дөр» (Будагов I: 308). Мәгъ. җәһәтеннән чаг. рус. блестеть → блестящий. Дерив.: парлаклык; парлаклан-у.
12216
арпаган
(Вәлиди I: 55) «ячмень дикий» < бор. төрки (ДТС: 53) arpaγan «арпага охшаш үсемлек», к. ш. ук кырг. арпакан «солыча, кара солы».
14682
кай
III(к. Радлов I: 327) «особый горловый голос (которым исполняли эпос, в частности «Кузый Күрпәч»), горловое пение, шаманское чревовещание»; у сибирских татар – «отпевание покойника» ~ алт., сары уйг. қай «өшкерү; шаман рухы», хак. хай «кай; сызгырулы тавыш» һ.б.; иске тат. сөйләшләреннән бу сүз күрше телләргә дә алынган: чув. хай «хикәя, әкият», мар. хой > ой «сөйләү; хикәя, әкият» (к. Räsänen 1969: 221); башкортларда қай әле XX г. башларында да очраган (к. Либединский Л. Башкирские народные песни и наигрыши. М., 1962: 147–149). Хәз. көндә кай ( каккы да диелә) Тувада билгеле һәм ул биш төргә бүленә: хööмей, сыгыт, каргыраа, эзэңгилээр һәм баºрбаºңнаар (к. Унгвицкая, Майногашева: 41–55; Чернов Б.П. Феномен тувинского двухголосия // Природа, № 6, 1978: 48–49; аныкы ук, О физиологии механизма тувинского и хакасского горлового пения // Проблема хакасского фольклора. Абакан, 1982: 87–93; Будегечиева Т.Б. Горловое пение в системе художественной культуры тувинцев // Проблема истории Тувы. Кызыл, 1984: 199–206). Кай һөнәре монгол халыкларында һәм Тибетта да билгеле. Сүзнең чыгышы юраулы. Дерив.: себ. тат. (Будагов II: 34; Тумашева 1992: 114) қайла-у «сүзсез көйләү, мыгырдану» ~ кырг. кайлоо «кай белән әкият сөйләү» ~ чув. хайлав , мар. хойло > ойло «әкият» ( ойлымаш «легенда, сөйләк»); иске башк. (русча «Кузы-Курпяч»та, татарчадан) қайчы («саф башкортча» қайсы булыр иде) «кайлый белүче» ~ хак. хайҗы «акын». Рясянен буенча, «cихер догасы» мәгъ. кай рус. диал., коми диал., хантыйларга да кергән. Чаг. Өз, Өзлә-ү.
16747
матча,
диал. матлича, машча, мачина (ТТДС I: 302) «матица (потолка)» ~ башк. матса id. > мар. матча, чув. мачча ~ коми. матича һ.б. < рус.; рус. матица исә мать «ана» сүзеннән. К. Матка. Дерив.: матчалы, матчасыз; матчалык.
18914
тарт-у
«тянуть; тащить» < гом. төрки тарт- > угыз. дарт- < таарт- < тарыт- , бор. төрки (ДТС: 537) tarït- id. бор. *тар - «тар итү» фигыленең йөкл. юнәлешеннән булса кирәк, к. тунг. тäркал- «тарту»; морд. М. таргамс «тарту»; тат. һәм бүтән төрки телләрдә тарт-, дарт- (тув. тырт- ) фигыле бик күп күч. мәгъ. (к. Радлов III: 857) һәм дериватларга ия (кыпч. телләрендә киң таралганнары тартык, тарткыч, тартылыш, тартым, тартыш, тартыш-у һ.б.), к. ш. ук Тарткы, Тартма, Тарту, Тартык, Тартын-у, Тәртә, Түтәл. Будагов I: 722–723; ЭСТЯ III: 154–157; Федотов II: 254. Тегермән тарту дигәндә бор. җайланма – тегермән ташын валга уралган озын аркан ярдәмендә әйләндерү чагыла: ул арканны валдан сүтелеп беткәнче атлар, ишәкләр һ.б. ярдәмендә тарттырганнар (шул ук вакытта валга икенче аркан урала барган, беренче аркан сүтелеп беткәч, тарту көчен тиз генә икенче арканга кушканнар). К. «Хөсрәү вә Ширин»дә « Күлек (эш аты) бер йөк яисә тегермән тартсын ».
16044
кушчы
тар . «слуга, сопровождающий в пути; стремянный» («Исмәгыйль ага сәяхәте» әсәрендә) < чыгт. кошчы , үзб. кўшчи, кырг. кошчу , каз. косшы (к. Будагов II: 83) id. қош «курҗын, ат йөге» яки кош «юл тирмәсе» сүзеннән. Чаг. ш. ук Бер кушчыга мең башчы , мәкаль. Моннан тыш, төрки телләрдә икенче кошчы «сабанчы», ягъни «куш үгез белән сабан сөрүче» сүзе дә бар. Чаг. Кучты.
17248
нәбирә,
диал. (Тумашева 1992: 158; БТДҺ III: 244) нәбәрә, нәвәрә, нәмәрә, нимәрә «внучка; (реже) внук» ~ уйг. нәбирә, кырг. небире , үзб. нәбĕрә, невара, нәбәрә (ЎХШЛ: 351) < фар. нäбūрä (ГТРС: 453) < иске фар. newade < бор. фар. napät < һинд.-евр. * nеpōt «җиян» – төп мәгъ. «җитлекмәгән» булган, к. Фасмер III: 68 (бор. рус. нетии сүзе тур.).
12114
алпавыт[
аº лпаwыт] «помещик» > мар. диал., удм. диал., рус. диал. алпаут id. ~ тат. диал. (ТТДС I: 33, 36) албут, алпут id. Тат. телендә тарих дәвамында төрле мәгънәләр алган сүз: Казан дәүләтендә (рус яз. ядкәрләре нигезендә) олбуд «ханның киңәшчесе», Касыйм ханлыгында алпагут, алпавут «генерал; комиссар» ( алпаwут-тылмач Уразмәт хан заманында Борис Годунов патшаның хәрби комиссары). Гомумән, алпаwут ~ алпагут сүзе бор. кыпч. берлеге заманнарында ук монг. телләреннән (?) алынып кулланылган; бор. һәм урта төрки телләрендә (ДТС: 36) alp-alpaγut «герой» ← alpaγu id. Räsänen 1969: 18; ЭСТЯ I: 139; Ахметьянов 1989: 162. К. Алып.
19085
тәмәке,
диал. (Радлов III: 1130, 1120) тәмәкү «табак» < госм. тамаку, гом. кыпч. тәмәкә, тамақа, тамеки һ.б. (һәрвакыт -м- белән), төркм. тэммэкэ , фар. тäнбакүˉ һ.б. (күп телләрдә). Бу сүз тат. теленә Шәрыктән килгән (рус. табак исә ним., фр. телләреннән). Ахыр чиктә ул Гаити утравының индиан телләренең берсеннән (тайно) таралган (к. Kluge: 902). Мар., удм. тамак, тамаки, тäмäк < тат., чув. тапак < рус. , чув. тамкă << алт., хак. тамкы һ.б. аерым бер чыганактан, к. Räsänen 1969: 459. Тунг.-маньч. дамга , яз. монг. tamakin «тәмәке» тур. к. ССТМЯ I: 195. К. ш. ук Тимергалин: 454 (бик тәфсилле). Дерив.: тәмәкече, тәмәкечелек; тәмәжник (русчаданмы?). Шәрык илләрендә тәмәке тарту гөнаһка исәпләнми. Татарларда электән катган тыелган (к. М. Колыйда: Шайтан шөгыледер, бел, тәмәке ). Русларда да XVIII г. кадәр тыелган булган.
21572
ызгы-у
«сильно беспокоиться; беситься, нервничать до обессиливания» < гом. кыпч., к. башк. (БТДҺ: 403) ызғы- id. , нуг., к.-калп., кырг. ызгы- «мыжгу, мыж килү», каз. ызғы- , үзб. изғи- «өерелү; әйләнү (көтү тур.)» һ.б. ← ыз, ыж тәкълиди сүз, шуннан ук к. Ызгыр, Ызгыш. Ызғы-у фигыленең үзеннән аның дериватлары – ызгыт-у (Вәлиди I: 148; ТТДС I: 525; БТДҺ: 403) һәм (башк.) ызғыр-у киңрәк кулланыла. Ызгы - нигезе бор. заманда ук фин-угор телләренә кергән, к. мар. ызгэ -, коми. ызгы - «нык тынычсызлану; шаулау», венг. izgat - «ызгыштыру». Диал. (ЗДС: 506) осқот-у, ысқыт-у, ысқырт-у «азындыру» – бүтән сүздер.
19303
тимрәү[тимрәw],
сөйл. тимерәү, диал. (себ., к. Радлов III: 1317) тәмрәү «лишай (на коже)» > чув. тимре, тимĕре, тимĕрел , мар. (Исанбаев 1978: 18) темырау id. (чув. тимĕрел < тат. *тимрәле, *тимĕрәле , к. каз. тĕлмәр < тĕмрәлĕ «рожа – авыру») < гом. кыпч. тэмирэw, хак. тиберее, тимiрö, тимирö , сагай. тирбе < бор. төрки (МК; ДТС: 551) temrägü «тимрәү» – төр. диал. demregü ← бор. * temrе- «тимгелләнү» сүзеннән; төркм., төр. демрев – кыпч. телләреннән, төр. temriyе, temregi, дäмрäйи (к. Радлов III: 1137) вариантлары да бар; к. ш. ук алт. темирүү «тимрәү». Тат. диал. тимрәтке ~ гом. кыпч. тэмирэтки (каз. тäмiрäткä, Радлов III: 1133), уйг. тәмрәткә , төр. диал. demretkü һ.б. ← * temrеt- «тимрәтү», ягъни * temrе- фигыленең йөкл. юнәлешеннән. Л. Будаговтан (I: 377) алып этимологлар бу сүзне тимер < temir сүзенә нисбәт итәләр (к. ЭСТЯ III: 190). Безнеңчә, бу дөрес түгел – тимрә- < temrе- фигылен тимгел < гом. кыпч. тэмгил «тап, тимрәү эзе» сүзеннән аерырга ярамый. Бу сүзләрнең уртак тамыры алт. тем «билге; бирка», бор. кырг. *тем- «билгеләү, тамгалау» (шуннан кырг. темгек «билге итеп ясалган кирт»), к. ш. ук себ. (Тумашева 1992: 206) тәмдәк ~ алт. темдек , тув. демдек , монг. тэмдэг, дэмдэг «билге, тамга, табра; ырым; намус» ~ маньч. тэмгэ id. (к. ССТМЯ I: 233). Димәк, тимрә- < тэмрэ < тэмир-э- «тап, тимгел төшү» чыннан да *тэмир нигезеннән, ләкин бу тамыр тимер < тэмир – металл атамасы белән бердәй түгел – ул тэм тамырыннан ( тэм-и-р булса кирәк), к. алт. темис < *тэмиз тиренең йонсызланган төше < *тэмирг . К. Тәмдәк. Федотов II: 232; Рамазанова 2013: 305–307 (күп материал китерә).
19618
туба
II , тубар «утолщённый конец кости; утолщение на конце клюва птиц» ~ рус. диал. туба «томшык». Чаг. тубыр. К. Алатуба.
21094
чумгалак
«чомга, нырок» – тат. теленең үзендә чумгала-у фигыленнән ясалган һәм тамырдаш чумга (к.) сүзе белән контаминацияләнгән.
18861
тапшыр-у
«поручать; передавать; вручать» < гом. кыпч., чыгт., уйг., госм. тапшыр- (нуг., каз., к.-калп. тапсыр- ), уйг., бор. төрки (ДТС: 535) tabšur- , бор. төрки (ДТС: 534) tabčur- id. тап- тамырыннан булса кирәк, к. тув. тып- «табу», тыпсыр-, тывысыр- «тапшыру», алт. табыштыр- «тапшыру; олаштыру, ялгау».
20040
умыртка
«позвонок», умыртак «позвоночник» < гом. кыпч., алт., чыгт., уйг. һ.б. омуртқа (нуг., каз., к.-калп. омыртқа ), хак. омыртха, омырха , чулым. омырға, төр. диал. omurγa id. кайбер телләрдә (кр.-тат., кар., төркм. һ.б. к. ЭСТЯ I: 463) оңурға вариантына ия. Бу хәл умрау һәм умыртка сүзләренең гомогенлыгына шик уята. Ләкин, һәрхәлдә икенчел кимәлдә булса да, бу сүзләрнең этимологик мөнәсәбәтлелеге шиксез. К. Умрау.
19849
түнтәр-ү, түңтәр-ү, түңгер-ү
«опрокинуть», «ставить вверх дном; перевернуть, свергнуть» ~ добр. tönter- id. < < гом. төрки, алт., чыгт. тöңтäр -, хак. түңдер -, бор. монг. (Поппе 1938: 339) tünger -, бор. төрки (ДТС: 580) töŋdär- id. ← түн-, түң- < тöн-, тöң- (аның «әйләнеп төшү» мәгънәсеннән, к. чув. түн- «әйләнеп төшү, түңкәрелү» → түнтер- «аудару, мәтәлдерү, дөмектерү»). К. ш. ук госм. дöндäр -, аз. дöндәр - һ.б. «түнтәрү». Чаг. Түңкәр-ү , к. Түң. ЭСТЯ III: 276. Түнтәр- продуктив нигез: түнтәрел-ү (шуннан түнтәрелеш «кискен барылыш»), түнтәрен-ү «котыру» мәгъ., түнтәреш-ү, түнтәреш һ.б. Түнтәр (диал.) «кире як, чүрә, тискәре» ← түнтәрлә-ү «аударып ташлау» сүзләрендә кире сүз ясалыш күзәтелсә кирәк, ягъни фигыль нигезе (- тар //- тәр кушымчасына беткән йөкл. юн. формасы) соңыннан исемгә әверелгән.
16725
мас
(Тумашева 1992: 148), иске тат. маст «пьяный» ~ башк. (БТДҺ: 229) мас «барыннан да канәгать, риза», тат., башк. мәс «бераз исерек» < фар. маст, мääст «исерек, шат» < авест. mazdä «акылдар, хикмәт иясе; нирванада яшәүче, һәрвакыт шат» < һинд-евр. *mendh «тыныч уй-фикергә талу» (>> рус. муд-р «акылдар, хикмәтче»). Кыпч. төрки телләрдә мас, мес «исерек». К. Масай-у, Мәз.
13352
бүре,
себ. (ЗДС: 539) пөрө, пөрү «волк», гом. төрки бöри, бöрү, бүрү , алт. диал. (Баскаков 1972: 233) мööрö, мööри, бор. төрки (ДТС: 118) böri һ.б. (күп кенә вариантлар) id. Угыз төрки телләрендә сирәк очрый. Чув. әд. телендә дә кулланылмый. Шунлыктан бу сүзне төрки телләргә соңрак кергән дип уйлыйлар. Гадәттә бор. ир. vәһrka, санск. vrka ~ бор. слав. vliki (>> рус. волк ) һ.б. һинд-евр. сүзләре белән чагыштырыла. Бу чагыштыруга мар. пире «бүре», пириге, пирäгү «бүре баласы» (> рус. бирюк «урманда ялгыз яшәүче») дәлил. Чаг. ш. ук морд. М. верьгиз , морд. Э. виргас (~ литв. vilkas ) «бүре» һ.б. Ним. Wolf һәм шуңа охшаш сүзләр тур. Kluge: 995. Угыз төркиләрендә боз бöри (бöрү) «соры бүре» рәсеме (башы) байракларга тегелгән. Угызхан тур. дастаннарда бор. төрки гаскәрләргә юл күрсәтеп алдан баручы шул булган дип сөйләнелә. Бор. рус. босой волк образы төркиләрдән алынган (соңрак ул серый волк дип тәрҗемәләнгән). Төр. телендә бүре сүзенә һәм образына багышланган публикацияләр күп кенә. Будагов I: 278; Аникин: 128–129 (күп кенә әдәбият күрсәтелә). Бүре – төрки халыкларның тотемы булган һәм бу хакта төрле риваятьләр очрый. Шуларга баглы рәвештә бүре сүзенең үзгә этимологияләре дә бар. К. ЭСТЯ II: 219–221. К. Күкбүре.
20376
ханәвез[хаºнәwĕз]
«вид атласной ткани» ~ рус. канаус , ком., к.-балк. қанаwат , фар. қанāwūз «киндер шикелле тукылган ефәк тукыма» – чыгышы ачык түгел. Фасмер II: 178. Төньяк Кавказ телләрендә канаус, канауз «канал» < фар. кян-хаwыз «казылган хәвез (буа)» сүзеннән.
12598
әүрә-ү
[әwрә-], әүрәт-ү «завлекать (дитя, больного)» > мар. äÿргäш id. (Гордеев I: 168–169); башк. (БТДҺ: 429, 430) аура-у, әүрә-ү «мавыгып китү» (диелә), әүер-еү, әүрәлә-ү «кызыксындыру, мавыктыру», к. ш. ук тат. диал. әwи, әwе (к. Арсланов 1992: 116) «балалар фольклорында капма-каршы җыр», к. ш. ук чув. авăрт- «җырлау», үзб. овун-моқ «юану», каз. < ән, диал. әүен «җыр», (Аманжолов: 438) «бишек җыры» ← * әб - < бор. төрки *аb- (бу фигыльнең кайт. һәм йөкл. юн. бар), к. Әвет-ү. К. Абышка.
21049
чу
III«но (понукание мошади)» («Идегәй») ~ кырг. чу, чү , каз. шу һ.б.ш. К. Чү.
14904
карабарак
– имя племени на севере, с которым сражался легендарный Огузхан; один из современных башкирских родов. К. Барак. Каз. (ҚТДС: 191) қарабарақ «саксавылсыман агач» сүзенең мәзкүр этнонимга нисбәте ачык түгел.
13425
виса[виса],
(ТТДС I: 113) вис диал. «весы полевые» ~ чув. виçе, визä , удм. вес , мар. виса, вися, вичя < рус. диал. висо id. (Гордеев II: 111). Әгәр весы сүзеннән булса, тат. висый булыр иде. Бу сүзне чув. виç- (< öлч- ) «үлчәү» сүзеннән диючеләр бар. Räsänen 1969: 371; Федотов I: 126.
19914
тын-у
«затихать, успокоиться; умолкать» < гом. кыпч., уйг. диал. тын- , чув. тăн- , уйг., үзб. тин- , аз. дин- , төркм. дыын- id. ~ алт., хак., тув. тын- «сулыш алу, сулау» ~ төр. tın- «сулау авазы чыгару» < бор. төрки (Поппе 1938: 102; ДТС: 567) tın- «сулау, тын алу; ял итү; тыну, тынычлану». «Сулыш алу > тыну > ял итү» мәгъ. күчешләре киң таралган типологик күренеш. Шулай ук тын һәм тын-у сүзләре дә, һичшиксез, гомоген. Бу сүзләр белән тың сүзе дә баглы булуы бик ихтимал, к. бор. төрки (МК III: 356) ting «тын; тик». Шулай итеп, һәрхәлдә халык этимологиясе кимәлендә, тын «сулыш; тын, сүзсез; тың, тыңлану», тын-у һәм тың сүзләре бер тамырдан. Бу караштан мар. сүзләре өстәмә дәлил: тым, тың «тынычлык, тынлык». Räsänen 1969: 478; Федотов II: 193; ЭСТЯ III: 341–345. Тын- продуктив нигез: тынык-у (тыныгу) → тыныктыр-у, тыныш-у, тындыру: тынгы (→ тынгысыз һ.б.). К. Тыныч, Тыныш.
14983
карта
I [кáрт ы̌ ] «карта» < рус. < ит. (к. Фасмер II: 203); к. Кәрт, Харита.
14399
ирәк
«стан, ставка главнокомандующего – временная столица», диал. «прибежище; вертеп» (ТТДС I: 151 «ерак» дигәне дөрес түгел, әмма китерелгән мисаллар дөрес) ~ нуг. ийрек «аран», к.-балк. эрек «авылдан читтәге абзар», кр.-тат., төр. erek «кальганың эчке өлеше, кремль», ш. ук (Dobr. II: 281) «максат, җитәсе (ерак) җир» < бор. төрки (ДТС: 177) ergü, erig jer, erig-ornag «хан урнашкан җир, ставка» < бор. төрки er-, är- «барып җитү, барып тукталу» булса кирәк (ДТСдә er яңгырашында сигез сүз булгач, фаразларга урын киң). Чаг. ш. ук фар. irgän < яз. монг. irgen > хәз. монг. иргэн > тув. ирген «гади утрак халык, кытайлар». Дёрфер (Doerfer I: 125–127) буенча, бу сүз irk- «туплау» нигезеннән. ЭСТЯ I: 219, TS 2: 337, 339. К. түбәндәгене.
21980
янбаш[йаºнбаш],
диал. җанбаш «бок таза; верхний конец бедреной кости» > мар. янбаш id. < гом. кыпч., уйг. йанбаш (нуг. йанбас , кырг., к.-балк. җамбаш, җанбаш, каз., к.-калп. жанбас ) id. йан башы дигәннән. К.-балк. җанбаш «кыек, кыеш» – күч. мәгъ.
14139
зәгъфыран
«шафран (растение)» ~ кырг. запран «үт» (к. Будагов I: 605) < фар. < гар. зä‘фрāн (үсемлек). Рус. шафран шул ук чыганактан Европа телләре аша кергән (к. Фасмер IV: 414).
15585
койты[қŏйтŏ],
диал. (ТТДС I: 200, 251, 281; Тумашева 1992: 127) қыйты, кыйты «плохо, неважно» ~ башк. кŏйтŏ id. > чув. кăйттă id. ~ кр.-тат., добр. quytu, quytι «ышык җир; аулак», «җилсез-яңгырсыз һәм бик эссе булмаган тыныч һавалар, әйбәт (!) һава»; ачык далада көтүчеләр һәм терлекләр дә койты (чокыр-чакырлы) җирләргә, балкыларга төшеп ял иткәннәр. Безнең якларда койты җирләр әйбәткә саналмаган. К. ш. ук гаг. куйту, төр. kuytu «күләгәле түбән җир, тирән тарлавык; эчке як» < бор. монг. qojtu > монг. хойту, бур. хойто «арт як; төньяк; түбән; моннан соңгы». Каз., к.-калп. қуйту «тәбәнәк буйлы; ялагай; мут» һ.б. да монг. телләреннән таралган ( -ту аффиксы). Сүзнең нигезе – тат. диал. қуйы «яр асты» (еш кына кое белән бутала), үзб. қуйи < бор. төрки (ДТС: 452–453) qojï, qoï, qodï, qozï «түбән; түбәндәге»; к. ш. ук алт., тув. қуй «баз, өңгер». Охшаш сүзләр күп телләрдә бар. К. Куе II. Дерив.: кыйтылан-у, кыйтыр-у .
17081
мөлтәл: мөлтәл батыр
«имя героя сказок – богатырши» (к. ТХИ: Әкиятләр II: 211–215) – татар халкында киң таралган балалар әкияте: батыр йөрәкле кызый җиде абыйсын эзләп китә; чуваш халык эпосында шундый сюжетта кызый түгел, малай. Татар әкияте – элекке зур эпостан гадиләштерелгән һәм тарихи мәгънәсе югалган вариант. Чаг. Мөйтән.
13109
бозаубаш
[бŏзаwбаш] (Арсланов 1988: 75) «медведка (насекомое)» – «башы бозауныкына охшаш» мәгъ. ясалган ~ каз. (ҚТДС: 72) бŏзаубас ниндидер хайван.
11917
абыстай
«жена муллы; учёная женщина», диал. (Рамазанова 1991: 42–51; ТТДС I: 18–19 һ.б.) «старшая сестра» < абыз тутай id.; диалектологлар күрсәткәнчә, кайбер төбәкләрдә абыз сүзе үзе генә дә «апа» мәгъ. килә һәм шул нигездә абыз апа , абыз бикә, абыстути һ.б.ш. кебек шул ук «апа» мәгъ. сүзләр, сүзтезмәләр ясала.
16414
кыргавыл[қ
ы̌ рғаw ы̌ л], коргаwыл «фазан» (к. мәкаль: Кызымның кызы – кыргавыл ) < гом. кыпч., чыгт., госм. қырғаwыл, қырғаwул , госм. қирқавул , аз. ғырғавул , монг. гургуул , калм. һорһл < горгуул < иске монг. qırγaγul һ.б. (Räsänen 1969: 266, Номинханов 1975: 193). Төрки телләргә бу сүз, безнеңчә, кыпчаклардан таралган һәм қурғаwыл «паж, хатын-кыз кучтысы, фрейлина» сүзеннән, курга-у «саклап йөрү» нигезеннән. ЭСТЯ VI: 232. К. Курга-у. Рус. каргаул «фазан» тур. Аникин: 267; этимологиясен белми.
20037
умыл: умыл уты
(ТРС 1966: 340) «змееголовник» – ачык түгел. Чаг. рус. омела – агачларда үсә торган паразит үлән; чаг. ш. ук каз. (ҚТДС: 261) омал «ревматизм».
18973
тахан
(Будагов I: 82) «ровная сторона альчика, ровный бок» ~ хак. тах, кырг. таа , төркм. товха , каз. дауа, тауа ~ яз. монг. tanxai > монг. таwқай (к. Владимирцов: 255) > маньч. тава һ.б. Һәрхәлдә тат. телендә монголчадан булса кирәк. Рус. диал. таган id. төрки телләрдән, к. Фасмер IV: 29; Räsänen 1969: 451.
13960
җиләк,
диал. йеләк, эләк «ягода» ~ башк. йеләк, к.-калп., к.-балк., кырг. җелек , к.-калп. җидек , төр. çilek, çiğlek, төркм. чигелек, аз. җийәләк , алт. диал. йиглэк, йиглäк , алт. дьестек > чув. честек , шор. честек «җиләк, җир җиләге» ~ чув. çырла < * җирләк ~ венг. szöllö «виноград». Бу сүзләрнең тамырдашлыгы бик ихтимал булган хәлдә, фонетик һәм морфологик җәһәтләрдән этимоны бик үк ачык түгел; Н. Поппе буенча, бор. форма jigdlak (Poppe 1960: 28), чаг. бор. монг. ǯ egde, ǯ igde «җир җиләге» ~ төрки җигдэ > җийдә «тут җиләге», к. Җидә. Тунг. телләрендә ǯ иксинэ «кара җиләк», ǯ иктэ «җиләк, мүк җиләге» һ.б.ш. (ССТМЯ I: 256). Кайбер тикшеренүчеләр чия сүзен дә бу рәттә карыйлар. Дерив.: җиләкле, җиләксез; җиләклек, җиләкче, җиләкчелек; җиләклән-ү.
14818
камил
I«совершенный, совершеннолетний» (более правильное написание – кямил ) < гар. кāмил id. Тат. сөйләшләрендә (к. ЗДС: 271) кямил «бөтенләй, тәмам», Батырша хатында (XVIII г. уртасы) кямиллә-ү «башкару» ( чирү кешеләре пахутка барып, каравыл тормак эшене кямилләйләр ).
18688
табигать[табиғәт]
«природа; нрав» < гар. т̣абū‘ат id. (барча мөселман телләренә алынган сүз) ← т̣б‘ «куллану, сеңдерү; үзләштерү; күнектерү, иләштерү» тамырыннан. К. Матбага, Матбугат, Табигъ, Табигый, Табигыйн . Дерив.: табигатьле; табигатьче «табигать фәннәре белгече», табигатьчелек.
22050
ярлыка-у[йаºрл
ы̌ қа-], диал. җарлыка-у «прощать (грехи)», иск. «помочь; быть милостивым» < гом. кыпч., чыгт. йарлықа- (кырг. җарлықа- , каз., к.-калп. жарлықа- ), төр. yarlıqa- , yarlıqqa- id., бор. төрки (ДТС: 242–243) jarlïqa- «яхшы әмер бирү» йарлық сүзеннән ( йарлық-а- ), к. ш. ук төрки-манихей. yırlıγ «әмер», yırlıqa- «әмер бирү» (Zieme P. Ein manichäisch-türkisches fragment // Acta Orientalia, XXIII. 1970); мәгънәви мөнәсәбәтләр бор. төрки хөкем гадәтләрен чагылдыра: суд хөкеме уңай, кичерүле булса гына кычкырып һәм язмача игълан ителгән, югыйсә үлем җәзасы тур. күп сөйләп тормаганнар. Чаг. алт. йарлық, йарлықчы, дьарлықчы «бурханизм динендә – дин башлыгы» (к. Сагалаев: 87–97), чыгт. йарлықачы «гөнаһларны кичертүче» һ.б Бор. татар-болгар мәҗүсилегендә дә йарлыкачы, җарлыкачы «гөнаһларны ярлыкатучы» булган, күрәсең, к. чув. çырлахса «ярлыкаучы, кабул итүче, килештерүче, кичертүче фәрештә» ← çырлах, çырлаху «ярлыкау (исем), гыйбадәт»; мар. серлагаш «кичерүчән тәңре, рәхим-шәфкать фәрештәсе» ~ себ. тат. (Тумашева 1992: 70; Будагов II: 323) йарлықаш «хезмәт хакы, мәгаш» ~ алт. йарлықаш , каз. жарылғас «патша бүләге».
18984
ташлама
I«льгота, уступка» сәүдәгәрләр теленнән – ташла-у сүзеннән булса кирәк – аның «бәяне төшер» мәгънәсеннән, чаг. сөйл. ташла! «тукта, җитәр».
21104
чур
II (чуры?) диал. «рисунок, чертёж; схема; рамка; украшение речи, образность» (миш. чурла-у «сәнгать; сәнгатьчә сөйләү»), себ. (Тумашева 1992: 242) цур «чана» ← цурлы цанак «үрәчәле чана» сүзеннән эллипсис булса кирәк; безнеңчә, бу сүз яз. монг. ǯ iruγ «сызым; план» > хәз. монг., бур. зураг «рәсем, сурәт, сызым», алт. дьуруқ , тув. чурук «рәсем, бизәк; фото» ← яз. монг. ǯ iru- >> тув. чуру- «рәсемләү; фотога төшерү» ~ эвенк. һ.б. (ССТМЯ I: 278; 600) ǯ ур ӯ - «рәсемләү, сызымлау» һ.б. сүзеннән килә. К. Йорын, Чурла-у , Чур-у.
16664
малайшак
(ТТДС I: 299) «ребятишки, ребятня; сын-мальчик» < малай-ушак . К. Ошак.
13210
бөрчек[бөрчөк]
«крапинка, горошинка (на ткани); зёрнышко, крошка, частица» ~ чув. пĕрчĕ, пĕрчĕк, пĕрчĕш , мар. пырче, пĕрцĕ, пĕрцĕк, пырцык ~ каз., к.-калп. бүршик, хак. пүртүк id. тат., башк. диал. (ТТДС I: 108, БҺҺ II: 54) бөрчĕ-, бөрчө-, бөрсө- ~ төр. bürçü- «бөртекләп җыю, тирү» сүзеннән шикелле. К. ш. ук үзб. диал. (ЎХШЛ: 58) бүрчүк «йөзек кашы; алкага һ.б. беркетелгән вак асылташ». Ләкин бөрче- фигыле кире ясалышы буенча пәйда була ала ( бөрчек → бөрче- ) һәм, тат. бөрче- фигылен белмәгән хәлдә М. Рясянен, Э.В. Севортян һ.б. тюркологлар бөрчек һәм бөртек сүзләренең бердәй чыгышына шикләнмиләр (гомумән - т- > -ч- күчеше очраштыргалый), к. Бөртек. М.Р. Федотов (I: 423–424) чув. пĕрчĕк сүзе пĕр «бер» нигезеннән ди. Ләкин сүзнең тамыры һәр җирдә бөр < бүр , ягъни иренләшкән аваз белән килә. Гомумән, бөрчек чыннан да бөрче- < бүрчү- фигыленән, бөр < бүр «вак җиләк» (к. Бөре, Бөрлегән ) сүзеннән булып чыга, чаг. тат. чемче-ү «валчыклап ашау» ← чем «яфрак сабы». Бөртек сүзе бөрчек сүзенә контаминацион тәэсир ясаган. Дерив.: бөрчекле, бөрчеклә-ү «бөрчекле итү».
19126
тәрҗемә
«перевод (текста)» < гар. тäрҗäмä < тäргäмä id. ← ргм «яңгыравык, кайтаваз» тамырыннан, к. ш. ук иске тат. мөтәрҗәм «тәрҗемә ителгән», мөтәрҗим «тәрҗемәче» (икесе дә гарәпчәдән). К. Тәрҗеман, Тәрҗемәи-халь. Будагов I: 348–349 (бу сүзләр асылда яһ. теленнән таралган ди). Дерив.: тәрҗемәче, тәрҗемәчелек.
18382
соң,
диал. суң «конец (события, действия); поздно; после, затем» < гом. төрки соң (төр. son, башк. һуң ) < бор. төрки son, soŋ id. (кайбер телләрдә исем мәгъ. юк); чув. һәм як. телләрендә булмаган. Сүзнең этимологиясе табышмаклы; маньч. соңқо, соңкон, соңку «эз, эзәк, сукмак; үрнәк, күчерге» сүзе белән чагыштырыла (семантик аналогиясе: рус. след – послед – последний – следствие һ.б.); икенче яктан, к. тат. диал. суң , үзб. (ЎХШЛ: 240) соң «сул» ~ тув. соңгу «төньяк; көнчыгышка караганда сул як – төньяк, көнгә караганда – арт як, күләгәле як». Бор. соң- фигыле дә булган бугай. Будагов I: 711; ЭСТЯ VII: 308. Соң бик актив сүзьясагыч һәм фразаясагыч нигез (к. Махмутова: 231): соңай-у, соңар-у, соңгы, соңын, соңыннан, соңынтын һ.б.; к. Соңгылык, Соңра.
21924
ялгаш[йаºлғаш],
диал. җалгаш «деревянное корыто (в котором дают корм скотине)» < бор. ялқач кечкенә * йал сүзеннән шикелле, к. нуг. йалғас , уйг., аз., гаг., төр. йалак «ялгаш» < йал-ақ, к. ЭСТЯ IV: 90–91. Төр. һ.б. угыз телләрендә йал «терлек боламыгы» (һәм шул боламык салына торган савыт). Төньяк Кавказ телләрендәге – ком. йалғаw , к.-балк. жалғауч, даргин. яғлав , авар. ялғаз , осет. залғавинзэ «тоткалы таба» сүзенең ялгаш сүзенә мөнәсәбәте ачык түгел. Бу сүзне йалга-у фигыленнән ясалган дип уйлыйлар (Отаров 1987: 64–65). Бу фараз дөрес булса, йалгаш тәүдә су агызгыч улакны белдергән (андый улаклар бер-берсенә ялганып озын су юлы хасил итәләр). Һәм йалгаш < йалга-ш булып чыга. К. ш. ук халаҗ. йалғақ «ялгаш». Шул ук вакытта аерым үзб. диал. йағлаw, уйг. йағлақ, йағлиғу > тат. диал. (ТТДС I: 581) җәйләү «таба, табак» сүзе дә билгеле, һәм ул йағла- «майлау» сүзеннән булырга тиеш. Угыз. йалақ сүзе йағлақ сүзеннән дә барлыкка килә ала. Шулай итеп тат. йалғаш һәм угыз. йалақ сүзләренең бердәйлеге шик астында кала.
15223
кәнт, кәнде, кәндә
диал. «точь-в-точь» ~ төр., аз., төркм. кенди, кенды, кәндү, кәндүси (> к.-балк. кенси, кеси ) «үзе» ~ як. кини , киэнэ «ул, шул, үзе», киэнэ «аныкы; аның; үзенеке», бор. төрки кэнт, кинт «үзәк» сүзеннән (шуннан ук к. Кендек ), к. Убрятова: 279–292. Räsänen 1969: 252 (бор. монг. gendün белән чагыштыра). Тат., башк. (ТТДС I: 268; БТДҺ: 172–173) кәлдә, кәллә, кәлле «кәнт, нәкъ» < кәнтләй . Чаг. төр. kendigelen «кинәт (үзе килгән)», kendilik «үзенчәлек» һ.б. Фар.-таҗ. канд, кэнд «үзгенәсе» төрки телләрдән булса кирәк.
15150
кәҗе
(ЗДС: 284) «худенький», шуннан кәҗек - ү , кәҗе - ү (ЗДС: 284, 285) «ухудшаться» ← кәй (ихтимал, * кәй-че - фигыле булгандыр; гомумән кәй тамырыннан тат. телендә күп сүзләр ясалып, әд. телгә кертелмәгән).
15582
коймак,
миш. кыймак, кимак «оладья, блин» > мар., удм. кульмак , удм. кыймак , чув. (Сергеев 1968: 27, 34) куймак, кыймак , рус. диал. куймак < гом. кыпч., уйг., чыгт. қуймақ ~ монг. хуймаг «коймак», ком., үзб. диал. қуймақ «тәбә», кар. куймақ «мәҗүси кою (утка корбан итеп учакка ашамлык агызу)»; коймак сүзенең киң таралуына аның мәҗүси йолага бәйле булуы сәбәп ( коймак < куймак ның төп мәгънәсе – йола атамасы). К. Кой-у. ЭСТЯ VI: 113–114 (күп материал китерелә). Дерив.: коймаклы; коймаклык (он һ.б.).
13050
бир, пир, пире
диал. «вид чертей» ~ башк. бир «бес» ( бирле «җенләнгән»), чув. пир, пирлĕ «илаһ», нуг. берли «җенләнгән, җене булган». Бу сүзне пәри дән үзгәргән дип кенә котылып булмый. Чаг. монг. бирд «ачлык рухы» < санск. preta «ач әрвах» (к. ССТМЯ I: 85).
18168
сахип, сахиб
«обладатель, владетель; совладетель; собеседник» ← с̣хб «бергә ия булу», шуннан сахабә «Мөхәммәт пәйгамбәрнең якын дусты, яраны»; сөхбәт «дусларча сөйләшү», к. Сәүмәт.
13310
бусан-у
(Остроумов 1876: 51) «раздражаться; бурно сердиться» ~ венг. (Gombocz: 32) boszant, boszu «гарьчел» ~ чыгт. бухса-, буғса- «пыр тузу; үкереп елау» ← (хак. диал.) буғ, бух «ачу, ярсу»; к. бур. бугла- , монг. бугса , калм. buksaγa «ярсып китәргә әзер булу» (Ramstedt 1935: 59) ~ эвенк. (ССТМЯ I: 101) бугаğа- id.; тат. диал. (ТТДС I: 97) бусан «шөпшә» сүзенең әлеге сүзгә мөнәсәбәте ачык түгел ( бусанчык сүзеннән эллипсис булырга мөмкин). Чаг. бор. төрки (КБ) бушы «ярсынучан, ачучан».
14420
иреш-ү
IIдиал. «спорить азартно; препираться; стоять на своем из-за самолюбия» < гом. кыпч. эриш- id., к. кар., куман. эриш- «шаяру, капризлану», к.-балк. эриш- «ярышу», хак. ирiс- «ирештерү, үртәү», ире- «ярсу», нуг., каз., к.-калп. эрис- , эристир- «ирештерү». Севортян (ЭСТЯ I: 293–294) бор. ир- < эр- «шаяру» сүзеннән ди һәм ирмәк сүзен дә шуннан чыгара. Рясянен (Räsänen 1969: 46) каз. erägäs- // ерегiс- «бәхәсләшеп ярышу» сүзен монг. eri- «таләп итү» белән чагыштыра. Безнеңчә, иреш-ү < иргәш-ү (бозылган вариант), к. чыгт. (Радлов I: 673) äрiклä- «ирештерү, үртәү». К. Иргәш, Ирше. Дерив.: ирештер-ү (бу форма төп фигыльдән ешрак кулланыла); диал., башк. (ТТДС II: 102; БТДҺ: 100) ирешен-ү «үчекләшү» (асылда тат. сөйләшеннән).
20656
чалу
II(ТТДС I: 473) «метла, сделанная из ветвистого сука, деревца» ~ аз. (АДДЛ: 434) чалғи, чалғу «зур себерке» ( чалғыламах «зур себерке белән себерү») – чал-у (к.) фигыленең хәтсез күп дериватларыннан берсе булса кирәк. К. ш. ук Чалыр.
19729
туң-у
«мёрзнуть, замёрзнуть, замерзать» < гом. төрки тоң- , угыз., тув. доң id., к. ЭСТЯ III: 267. К. Туң, Туңгак, Туңгыл. Дерив.: туңыл-у, туңыш-у, туңдыр-у (→ туңдыргыч, туңдырма); туңгылы, туңгысыз; туңгылык . Себ. (Рамазанова 2002: 124) туңра-у «туңдыру» аерым үзенчәлекле нигез: туң-у сүзенең дәвамлы интенсивлык формасы.
21703
эскәк
«пинцет» ← диал. (себ. к. Радлов I: 1528) iскä- «тарту, тетү, өтү»; гом. кыпч. искек, каз. iскек ~ искäх, тув. испик «эскәк», бор. төрки (ДТС: 214) iskä «эләктереп тартып алу; тетү, йолку», (МК I: 255) isken- «кыска үлән ашау, кыска йон (төк) йолку» ~ гом. тунг. (ССТМЯ I: 330) ис- «чәч, йон, төк йолку». Бор. төрки-монголларның чәч-сакалларын эскәкләп алулары тур. кытай чыганакларында әйтелә. Дерив.: эскәклә-ү.
17818
пран, пыран, быран
(ЗДС: 145, 547) «очень; совершенно; совсем» ~ хак., алт. диал. пран, пыран id. Себер төрки, монг. телләреннән булса кирәк. Дерив.: пыранный «бөтенләй» < пыранлай.
18345
сип-ү(сибү, сипте)
«сыпать, рассыпать; брызгать, поливать» < гом. кыпч. сеп- (сэп-) , башк. һип-, урта төрки, уйг., аз. һ.б. (к. Räsänen 1969: 410) säp-, sep- id. Кайбер төрки телләрдә (һәм бор. төрки) очрамый; чув. сап- < болг. *сәп- > мар. сäп-, шäп- «сибү, чәчрәтү; чәчү». Сип- < сэп- < сирп-, сэрп- (к. Сирпе-ү ) булса кирәк, к. төр. sep- < serp- «сирпү». Федотов II: 12; ЭСТЯ VII: 240–241. Дерив.: сибел-ү, сибеш-ү, сиптер-ү, сибәлә-ү; сибердек; сипкеч, сиптергеч.
16062
куыш
II, диал. күүш «дупло; пустота, полость в теле чего-либо; шалаш; полый» ~ кар. ковуш, кувуш «куыш, буш; бокал», ком. қувуш , куман. қовуш , үзб. диал. (ЎХШЛ: 165) қувуш «куыш, уем», нуг., каз., к.-калп. куыс, қувус «куыш» һ.б. < бор. төрки qоγuš «суүткәргеч (торба яисә улак)» ~ чув. хÿше, хушă, хуш «куыш, шалаш». Куыш сүзенә элгәр булырдай тагын өч сүз бар: 1) себ. тат. (ДС I: 96) кугы ҙ , қōгус 1 , кугыс «куыш, куышлык» ( қōгус 2 «арка үзәге, умыртка», чаг. qоγuš «торба»); 2) иске тат. куш, күш < гом. кыпч. қош «арбада (каңгыда) йөртелә торган җиңел тирмә; көтүче куышы; хәрби тирмә, чатыр; хәрби лагерь» ( > рус., укр. кош ) ~ монг. кош ; 3) чув. хăвăл < *кыwыл «куыш», себ. тат. қуыл «почмак, ярык; агач куышы» (к. Куыл ) ~ хак. хоол , тув. коңгул ~ монг. qobul , калм. xowl (Räsänen 1969: 275) «куыш, куышлык». Болар барысы да бер нигездәнме, анысын кистереп әйтеп булмый. Һәрхәлдә куыш ның тамыры – гом. алт. коң «уем, куышлык» (онопоэтик сүз) булса кирәк, ясалышы бигүк ачык түгел (к. култык < куңылтык ). К. Куык, Күш. Бор. кош, коуш «агач чүмеч» сүзеннән рус. ковш сүзе килә (ләкин бу версияне рус телчеләре кире кага). Рус. кош «ирәк, утар, күчмәннәр авылы» тур. Аникин: 309. К. ш. ук Федотов II: 376. Дерив.: куышлы, куышсыз; куышлык; куышлан-у.
19281
тиләскәү[тиләскәw]
«придурок, дурашливый» – тиләскә-ү (к.) фигыленең исемләшкән формасы.
20403
хәбәрдар
«осведомлён; извещённый, осведомлённый, сведущий, компетентный» < фар. х̣абäрдāр id. – гар. х̣абäр + фар. дар . Дерив.: хәбәрдарлык .
17841
пүпәлә-ү
«калякать; говорить с трудом (из-за незнания языка или болезни)» ~ чув. пупле- «әңгәмәләү, гәп сату», мар. попаш «әйтү, сөйләү», попылаш «юкны сөйләү». Тат. сүзе мар. яки чув. теленнән булса кирәк. Чув., мар. сүзләре Урта Азия телләреннән бор. алынма булырга мөмкин, к. уйг. бапла- (үзб. бопла- , кырг. бапта- ) «оста сөйләп алдау; нәрсәне дә булса шәп эшләү». К. Бап.
14349
имчәк,
миш., себ. имцәк, «соска (натуральная, материнская)» ~ башк. имсәк id. < имичәк < эмигчäк. Гом. кыпч. эмчэк (нуг., каз., к.-калп. эмшек ), уйг. эмчәк, төр. emcek, emсik id. К. Ими. Тәүдә бу сүз имезлекне белдергән.
13911
җәһәт
I«быстренько, живо» < гар. җäһд «тырышлык» җһд «тырышу, көч салу» тамырыннан, шуннан ук к. иҗтиһат, мөҗаһит, мөҗтәһит.
16784
мәгъсум
«невинный (как младенец)» < гар. мä‘с̣ ӯ м , к. ГТРС: 296. Сүзнең мөәннәсе: мәгъсума, мәгъсүмә.
12239
арыслан
«лев» > чув., мар. һ.б. арăслан, услан < гом. төрки арыслан, арслан, монг. арсалаң id. < арсыл лаң «җирән киек» булса кирәк: бор. уйг. арсыл, бор. төрки (ДТС: 55) arsal «кызгылт җирән» ( ар «җирән», -сыл, -sal кушымча, -лаң кытайча «киек, кыргый хайван» яки бор. төркичә * ли аң : ли кыт. «арыслан», аң «җәнлек-җанвар»). Турыдан-туры арсыл (арсал)аң булырга да бик мөмкин, чаг. алт. арсыл (арсыл ajу) «арыслан» (Радлов I: 327). Бор. төркиләр арысланнарның үзләрен күрмәгәннәр, белмәгәннәр. Кытай сурәтләрендә арыслан кызгылт җирән төстә булган. Һәм кытайча сурәттә ул аюга да охшаган. Рус. Еруслан > Руслан «арыслан» дип әйтү бик үк дөрес түгел: Еруслан бор. тат. мифик Уразлаң «бәхет хайваны» сүзеннән. К. Ураз. Ул «бәхет киеге» ничек гәүдәләндерелгәндер – әйтүе кыен. Арыслан сүзенең бүтән этимологияләре ышандырырлык түгел. Федотов I: 56; Тимергалин: 33–34.
14052
җөзә, җөзьә, җөзү
«часть, том; раздел» (элек киң кулланылган сүз) < гар. җуз’ id. Казак халкының өч зур кавеме жөзләр (жүз) дип аталган һәм моны мәзкүр гарәп сүзеннән дип аңлаталар.
21033
чөйлек
[чөйлөк] «супонь (часть сбруи)» ~ башк. сөйлек (сөйлөкбау) id. > мар. цүлык, чүлык, чув. чүлĕк id. К. Чөелдерек. Räsänen 1969: 121; Федотов II: 427.
13003
бием
«свекровь» ~ кар. бийим , Котби телендә бигим, уйг. бәгүм > фар. бегүм «аембикә, кәникә (принцесса); патшабикә» – бэг «би, бәк» сүзеннән: монда - ем – тартым кушымчасы түгел, ә бор. мөәннәс сүзьясагыч кушымча (к. ш. ук Ханым ). К. Dobr. I: 290. Һиндстанда begum (ялгыш рәвештә) «принц, шаһзадә» мәгъ. һәм ир-атка хөрмәтләп эндәшү сүзе буларак киңчә кулланыла.
13017
бикә
«госпожа»; в роли второго компонента ряда сложных слов означает лицо женского пола: арыслан «лев» → арысланбикә «львица», хуҗа «хозяин» → хуҗабикә «хозяйка» > чув. пике, пики, пие, пи (соңгы ике сүзне без теркәдек. – Р.Ә .), мар. (Гордеев I: 218) бикä id. – кар., к.-балк., ком., кырг., каз., к.-калп. бийкэ «җиткән кыз, кәләш»; кр.-тат. диал. (Тумашева 1992: 173) пигә «иреңнең апасы» кебек конкретлаштырылган мәгънәләре дә бар. К. Би. Будагов I: 303; Федотов I: 430–431; ЭСТЯ II: 134–135; Рамазанова 1991: 167–169. Бикә сүзе кыпч. телләрендә соңрак формалашкан. Бор. телләрдә ул очрамый бугай.
14774
калҗы-у
(Будагов II: 22) «распуститься, расклеиться, распаяться», башк. (БТДҺ: 183) қалйы-у «уклоняться; затупляться». К. добр. qalcımaq, кырг. қалжоо-, нуг. қалуа- «ашык уенында бәргеч ашыкны атып бәрү», «атып, тидерәлмәү» һ.б. К. Räsänen 1969: 225–226. Ихтимал, югарыдагы ике сүз белән гомогендыр.
22041
ярен[йәрĕн],
диал. җәрен, йәрин, иске тат. (С. Хәлфин сүзлегендә) йарын «будущий год, в будущем году», диал. ш. ук «завтра» ~ башк. йәрен id. , каз. диал. (Нұрмағамбетов: 40–42) жарын , чыгт., кар., кр.-тат., уйг., госм. йарын «иртәгә», гаг. йаарын id. < * йағырғын «таң, яктырыш» сүзеннән, к. алт. йарғын ~ чув. çурăн, çорăн, çурăм «таң», кырг. җарқын «якты», чаг. ш. ук чув. ыран [ыйран] «иртәгә». Сүзнең фономорфологик үсеше: йағ- , йақ- «май яну» (к. Яу II ) → йағ-ыр- «яндыру, яктырту» → йағырғын «яктыртылыш» > йарғын > йарын > йәрен, җәрен . К. алт., уйг., госм. йары- (хак. чары- , як. сары- ) «яктыру», бор. төрки. jaruγ «яктылык, нур», як. сараа- «яктыру», сарсын «иртәгә» һ.б. К. Якты. Мәгъ. үсеше «яктыру > таң > иртәгә > киләсе елга». «Таң > иртәгә» мәгъ. күчеше күп телләрдә очрый (к. к.-балк. тангбла ~ тат. диал. таң белән «иртәгә»), «иртәгә > киләсе елга» тат., каз., к.-калп. һәм үзб. телләрендә (үзб. йарын ~ каз., к.-калп. жарын, җарын id.). ЭСТЯ I: 146; Федотов II: 142; Ахметьянов 1989: 16–17.
21899
як-у(якты, ягу),
диал. җак-у «прикладывать; приписывать; мазать (что на что); подходить, быть приятным, зажечь (прикладывать огонь к дровам); топить» – ут йагу «утны утынга кую», утка ягу «янучан нәрсәне утка кую» > йагу «сылау» – «янучан нәрсәне яндырып җылыту» < гом. кыпч. йақ- (кырг., к.-балк. җақ-, каз., к.-калп. жақ- ), угыз. йақ- < бор. төрки * йағ-ық - ← йағы «май яндыру» ← *йа «яну» тамырыннан > йағ «яна торган нәрсә, май». Йағы нигезеннән: йағ-ыл- > йал- (ДТС: 227) «яну» → ялқы-н «ялкын»; йағ-ын- > йан- «яну», йағыт- «яндыру, яктырту» (> болг. җат- > чув. çот-, çут- «ягу, яндыру») → йағытығ > якты (к.); йағыр- «май яндырып яктырту» → йағыр-ығ > йаруғ «якты, нур»; шуннан йағры «яры, яндыру өчен май» > йары ; шуннан бор. йағрыт- > йарыт- «яктырту» → тат. диал. йартақ «чырак, май яндырып яктырта торган җайланма» >> болг. * җарта > чув. çорта, çурта «шәм» һ.б. (к. Яры-у II сүзендәге схеманы). К. ш. ук Ягымлы, Якты, Яртак, Яры, Яу II, Яу-у, Яхшы . Будагов II: 334–335; ЭСТЯ IV: 58–59.
15090
каһвә
кит. «кофе» ~ төр. kahve < гар. қaһwä id., үсемлек төре; гар. сүзе исә хамит (Хәбәшстан) телләреннән алынган. Гар. қaһwә сүзе фр. телендә кафé булып әверелгән, ә нидерланд телендә кóфе дип әйтелгән. Рус теленә һәр ике шул сүз – кафé һәм кóфе аерымрак мәгънәләрдә алынганнар. Будагов I: 100–101; Kluge: 459. Тат. теленә төр. каһвәханә сүзе дә (элегрәк) кереп калган.
22042
яричә[йәричә],
диал. (Будагов II: 434), себ. ярча, ярца «ярица, яровая рожь» ~ башк. йәрисә, йәрсә ~ удм. ярича, мар. йäрца id., ш. ук «эре ярма» < рус. ярица – бор. рус. яра «яз» сүзеннән (Фасмер I: 559–560).
21272
шадра, шадыра,
себ. шатра «рябой; рябь на лице», диал. (ДС II: 222) «пёстрый, цветистый», (ТТДС I: 510) «вафельная ткань» ~ башк. ша ǯ ра, ша ҙ ыра id. < фар. чāдир, чāдирä «чадралык тукыма» < һинд. čitra «чуар», к. Чатыр, Чәһрә, Чутыр, Чырай. Шадра сүзе нуг.-тат. даирәсеннән күп күрше телләргә таралган: чув. шатра «шадра; шадралык; чутыр», мар. шадра, шадыра, шедра , удм. (Насибуллин: 149) шэдра «чәчәк чире; шадралык», рус. шадра, шедра «чутыр; шадралык» (→ шедровый «шадра битле») һ.б. К. ш. ук шор. шадыра > хак. садыра «шадра», себ. (Тумашева 1992: 249) шатыр «эре бөртекле». Räsänen 1969: 440; Фасмер IV: 394; Федотов II: 437; Аникин: 684 ( шадра сүзенең татарчадан таралганлыгын инкяр итмәкче, ләкин тат. теле материалы шелтәсез рәвештә без китергән этимологияне раслый). Дерив.: шадралы, шадрасыз; шадралык; шадралан-у.
14483
ихтимал
«возможность, вероятность; возможно, вероятно» < гар. ихтимāл id. (к. ГТРС: 188) – хмл «тоту, күтәрү» тамырыннан, шуннан ук иске тат. хамилә «көмәнле хатын», хәмәл «ай исеме» һ.б. Дерив.: ихтималлы, ихтималсыз; ихтималлык; ихтималлаш-у.